Городская библиотека - филиал № 1

"Ачык күңел"

4 августта “Милосердие” тернәкләнү Үзәгенең чираттагы ял итүчеләр төркеме өчен шагыйрә Анжела Пильщикованың иҗат кичәсе оештырылды.

  Кичә барышында 1-нче китапханәнең тарихы, эш юнәлешләре турында кереш сүз булды.   Аннан соң Сәхәбеева Л.Ш.  шагыйрә Анжела Пильщикова белән китапханә арасындагы күпъеллык дуслык, авторның басылган китаплары, иҗатындагы  төп темалары турында сөйләде.

   Аннан соң автор  үз иҗаты турында сүзне презентация белән бергә алып барды, яңа шигырьләрен укыды. Тормышның төрле вакыйгаларына багышланган эчкерсез шигырьләр очрашуга килгәннәрдә матур тәэсир калдырды