Городская библиотека - филиал № 1

«Яшим дип яшәү»

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.Шул көнгә багышлап китапханәбездә «Яшим дип яшәү» исемле күргәзмә - уйлану төзелде.Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә түгел, ә  барлык җәмгыять өчен әһәмиятле дата. Ул янәшәбездәге инвалидларның проблемаларына игътибарны юнәлтә, аларны чишү юлларын эзләргә этәрә торган көн. Аларның күбесе батыр, нык рухлы кешеләр: язучылар,шагыйрьләр Эдуард Асадов, Мария Логинова,Фәнис Яруллин, композитор Бетховен–әнә шундыйлардан.Аларның әсәрләре күргәзмәсендә урын алдылар Барлыгы 20 укучу катнашты.