Городская библиотека - филиал № 1

«Ана бөек исем»

Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән «Ана бөек исем» дип исемләнгән кичә, әниләргә багышлап язылган  китапларга күзәтү ясау рәвешендә узды. Кичәдә катнашкан әниләребезнең күбесе, инде оныкларының йөрәкләренә әхлак тәрбиясен салырга, аларны миһербанлы, шәфкатьле, итәгатьле, инсафлы итеп тәрбия кылырга  өлгергән «Узенә шатлык бүләк ит»  клубына йөрүче  дәү әниләр. Шулай ук алар әниләр турында шигырьләр укып киттеләр.  Күзәтү әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, белән үрелеп барды. Барлыгы 20 кеше катнашты.