Городская библиотека - филиал № 1

«Шигырьләрем, уйларым, язмышым... »

“Патриот” үзәгендәге курсантлар белән очрашу күренекле шагыйрә Марина Цветаеваның 125-еллык юбилее уңаеннан оештырылды.

Курсантлар шагыйрәнең авыр язмышы һәм иҗаты турында әңгәмә һәм презентацияне зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәдә авторның шигырьләре һәм көйгә салынган шигырьләрен дә тыңладылар.

Очрашу мәгълүматка бай, җылы үтте. Анда барлыгы 29 кеше катнашты.