Иксез-чиксез кино дөньясы
2016 елның январеннән декабренә кадәр китапханәдә Кино елына багышланган "Иксез-чиксез кино дөньясы" дигән китап күргәзмәсе эшләячәк. Анда Рәсәй кинематорафы тарихы, рус классик әсәрләрен экранлаштыру һәм быел юбилейларын билгеләячәк киноартистлары турында кызыклы мәгүлүматлар табарга була. Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!