Городская библиотека - филиал № 1

«Сары чемоданның сере»

«Апуш» Үзәк балалар китапханәсендә «КитапЛаб» проекты кысаларында яшь укучылар өчен әкият кичәсе узды.

Яшь укучыларга кунакка С.Прокофьеваның «Сары чемоданчик маҗаралары» әкиятеннән игелекле, әмма бераз игътибарсыз калган Доктор килә.

Балалар «Батырлык өчен таблеткалар» эзләү уенында күңелле конкурсларда катнаштылар.

        Очрашуның соңгы өлешендә мастер-класста тылсымлы сары чемодан ясадылар.