«Яңа Ел белән» открытка
Барлык яраткан бәйрәм алдыннан Пушкин картасы буенча гамәлгә ашыру кысаларында 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Яңа ел белән» открытканы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Әзерләү барышында чарада катнашучылар үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә һәм бирелгән материаллардан шедевр булдыра алдылар.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да зур рәхәтлек, күтәренкелек һәм матур Яңа Ел кәефе алды!