Городская библиотека - филиал № 1

"Көзге моңнар"

Кичә Өлкәннәр көне декадасы кысаларында үткәрелде. Кичәгә "Көзге муллык" дигән китап күргәзмәсе эшләнгән иде. Ул "Подари себе радость" клубы әгъзаларының яшелчә һәм җиләк җимешләреннән төзелгән иде. Кичә барышында көзгә багышланган табышмаклар чишү, "Җырлыйк әле, дуслар!" дигән уен, яшь калу серләре белән уртаклашу һ.б. үткәрелде. Нина Бочкарева һәм Дмитрий Храмовлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Иң уңган бакчачыларга мактау грамоталары тапшырылды. Кичәдә барлыгы 17 кеше катнашты.