«Тарихта кала якты нуры»
«Сөембикә» журналына журналист Ягат Хәлили нигез салган. 1913 елның октябрендә беренче саны чыга. Бу әле дә иң популяр журналларның берсе.
Ул оешканнан бирле хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында мәкаләләр, очерклар, гаилә һәм көндәлек темалар, лирик шигырьләр басыла; театр үсеше, скульптура һәм музыка сәнгате проблемалары яктыртыла, хуҗалык һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басыла.
2023 елда басма 110 еллыгын бәйрәм итә. Бу журнал хатын-кызлар турында һәм хатын-кызлар өчен.
Бу көнгә китапханәдә укучылар өчен вакытлы басмага күзәтү үткәрелгән. Китапханәгә килүчеләр рубрикалар, журналның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, тест-викторинага катнаштылар.
Чара китапханәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.