"Чын күңелдән"
«Пушкин картасы» программасы кысаларында укытучылар көненә багышланган мастер-класс узды.
Очрашу педагог һәм остаз елына багышланган китап күргәзмәсен караудан башланды.
Мастер-класс барышында балалар кәгазьне җыю һәм ябыштыру күнекмәләрен үзләштерәләр, шулай ук конвертларны төрле декор элементлары белән бизәп, тасмалар, карандашлар, бечевка һәм декоратив скотч кулланалар.
Чарада катнашучылар кабатланмас конвертлар ясап, фантазия һәм иҗадилык күрсәттеләр.