«Шагыйрь күңелендә ниләр бар?»
Китапханәбезгә халык шагыйре Равил Фәйзуллиның иҗатының күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китап укучылары белән күргәзмә янында әнгәмәләр,күзәтүләр үткәрелде.Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителде.
Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин- җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре , Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең мактаулы академигы .
Татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк, татар шигъриятенә яңалык алып килә. Ул – үзенчәлекле шагыйрь. Иҗатының үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел. Шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә.