Городская библиотека - филиал № 1

«Йөрәгем тауларда»

2023 елның 8 сентябрендә Дагестанның халык шагыйре, публицист, прозаик, тәрҗемәче, үзенең актив иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге белән билгеле булган Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тула.

Шагыйрьнең юбилеена китапханәдә күргәзмә-портрет ясалган, анда укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы китаплар, шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары тәкъдим ителгән.