Городская библиотека - филиал № 1

«Кече Олимпиада уеннары»

«Заман» уку һәм аралашу үзәгендә «Китап ЛАБ «иҗат остаханәсе» проекты кысаларында Түбән Кама яшьләре «Кече Олимпиада уеннарында» катнаштылар.
Балалар, ике командага бүленеп, спорт ярышларында ярыштылар.
Барысы да шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.
Олимпиада истәлегенә балалар туп формасында карандашницаны ясаганнар.
Балалар спортны, уеннарны яраталар һәм бу очрашу алар өчен бәйрәм булды!