Городская библиотека - филиал № 1

«Милли бәйрәм Сабантуй»

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала.
Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә. Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.Әлеге милли бәйрәм турында укучыларга мәгълүмат җиткерү максатыннан, «Милли бәйрәм Сабантуй» дип аталган китап киштәсе ясалды.

 Китап киштәсендә укучыларыбыз милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар.Борынгы бәйрәм турында шигырьләр укылды.