«Иҗат диңгезене»
Флүс Латыйфи – танылган татар язучысы, журналист. Әдәби язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән.
Ф.Латыйфиның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган прозаик килүен раслаучы яңалык буларак кабул ителә.
Китапханәдә Флүс Латыйфи иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.