Городская библиотека - филиал № 1

«Дәүләт флагы турында нәрсә беләсең ?»

Рәсәйнең иң әһәмиятле дәүләт символы булып аның флагы тора. Китапханәдә бу бәйрәм уңаеннан  «Данга күмелгән флагыбыз»   дигән мәгълүмати өстәл төзелде. Аның янында 16 кеше белән әңгәмә корылды.

Шул ук көнне китапханә ишек алдында 9-нчы микрорайонда яшәүчеләр өчен «Дәүләт флагы турында нәрсә беләсең ?» дип аталган викторина үткәрелде. Сорауларга иң актив җавап бирүчеләр күчмә күргәзмәдән Рәсәй тарихы турында китап сайлап алу хокукына ия булдылар. Күргәзмә яныннан узып китүчеләргә китапханәнең визиткасы өләшенде. Барлыгы 25 кеше катнашты.