«Күңелле ял көннәре»
Китапханәчеләр паркта булган һәркемгә чын ярышлар оештырдылар. Балалар хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар. Төрле яшьтә булуларына карамастан, командаларның барлык катнашучылары биремнәрне уңышлы үтәделәр. Балалар шатлык һәм күңел ачу белән тулды.
Балалар үз куллары белән декупаж техникасында мастер-класста катнаша алганнар. Иң гади ПВА җилем һәм кәгазь салфеткалар ярдәмендә могҗизалар эшләгәннәр.