Городская библиотека - филиал № 1

«Яңа китаплар белән таныш!»

Китапханәбез яңа әдәбият белән тулыланды.Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.
Укучыларыбызга татар телендә иҗат ителгән китаплар белән танышулар алып барылды, яңа басмалар турында кыскача мәгълүмәт бирелде.Күзәтү барышында берничә китаптан кызыклы шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укылды.
Китапханәбез Сезне яңа китаплар белән танышырга көтеп кала!