«Халкыбызның игелекле улы»
Китапханәбездә «Халкыбызның игелекле улы» исемле китап күргәзмзсе белән укучылар таныша алды.Ул Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла иҗатына багышланган иде. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш.