«Кояшлы талант»
1 нче гимназиянең укучылары белән язучы, драматург Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча әдәби чара узды. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар – безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр.