«Авырлыкларга каршы»
Декабрь аенда Халыкара инвалидлар көне бөтен дөнья календарьларында билгеләп үтелә.Шул уңайдан 12нче мәктәп укчылары белән «Авырлыкларга каршы» исемле виртуаль презентация күрсәтелде. Соңыннан җәмгыятебезнең мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игелекле һәм мәрхәмәтле булу турында әңгәмә уздырылды.Шулай ук укучылар иң яхшы классик әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.