«Мәдәни мирас белгечләре»
«Каникуллар бар» проекты кысаларында укучылар интеллектуаль уенда катнаштылар.
Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр. Очрашу вакытында халык мәдәнияте дөньясына юлкүрсәткеч интерактив презентация булды.
Китап күргәзмәсе-экспозиция тамашачыларда зур кызыксыну уятты.