«Миләш балы»
Халыкара өлкәннәр көнендә китапханә хезмәткәрләре «Подари себе радость» дип исемләнгән укучылар клубы әгъзаларын котладылар.
Мөхтәрәм кунакларыбыз өчен без тарихи-көнкүреш биюе буенча мастер-класс үткәрдек, «көйне чамалагыз» конкурсы үткәрдек, ә соңыннан пенсионерларыбыз бүгенге бәйрәмгә багышланган шигырьләр укыдык.
Очрашу дәвамында күңелле аралашу, яхшы кәеф ачкычы хуш исле кайнар чәй, елмаю, шаяру һәм көлү булды.
Очрашу азагында «Кулдан ясалган матурлык» күргәзмәсенә йомгак ясалды, анда безнең пенсионерларыбыз актив катнашты.
Очрашу бер сулышта, җанлы һәм күңелле узды!
Китапханә коллективы барлык пенсионерларны һәм ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлый! Сезнең тормышыгыз дуслык җылысы, якыннарыгызның чын күңелдән кайгыртуы һәм мәхәббәте белән тулып торсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!