«Табигать һәм кеше»
“Подари себе радость” клубының чираттагы утырышында Экология елына багышланган «Табигать һәм кеше» дип аталган эковиктрина үткәрелде.
Очрашу “Эчәр суыбыз, сулар һавабыз” һәм “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул” дигән китап күргәзмәләре янында әңгәмә үткәрү белән башланды.
Эковикторинаның сораулары электрон презентация аша бирелде. (Барлыгы 15 сорау). Анда мондый сораулар бар иде:
- Нәрсә ул экология?
- Җир йөзендә иң кирәле матдә нәрсә?
- Татарстанда тыюлыклар бармы?
- Түбән Камада нинди парклар бар? Аларның исемнәрен әйтегез. Һ.б.
Эковикторина бик җанлы узды. Җиңүчеләргә татлы призлар бирелде. Барлыгы 15 кеше катнашты.