Городская библиотека - филиал № 1

“Мин сезгә әйтергә телим...”

“Парус” клубының чираттагы утырышы “Белла исемле гаҗәеп шагыйрә” исемле бердәм шигырь уку көне кысаларында үтте. Ул күренекле шагыйрә Белла Әхмәдуллинаның 80-еллык юбилеена багышланган иде.

Ретро-композиция шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче электрон презентацияне карау һәм аның шигырьләрен уку белән чиратлашып барды. Шулай ук  аның сүзләренә язылган җырлар кинофильм кадрларыннан тыңланылды.

Кичәгә килгән кунаклар бик теләп Белла Әхмәдуллинаның шигырьләрен укыдылар. Кичә ахырында 12 кешегә сертификат тапшырылды. Барлыгы 19 кеше катнашты.