«Күпкырлы талант иясе»
Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам - РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казах ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) - 125 еллыгын билгеләп үтә. Бакый Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам.
Ял клубы сәгатенә килүчеләр халык рәссамы Бакый Урманчы китаплары буенча рәсем ясадылар.