Городская библиотека - филиал № 1

«Татар моңы сине юксына »

«Туган телем иркә гөлем» проекты кысаларында китапханәдә күренекле композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды.

«Татар моңы сине юксына» дип аталган кичәгә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар җыелган иде. Монда иҗат  җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр яңгырады.

Тормыш дәвам итә. Җыр туа, җыр яши. Җырлаучы булганда- җыр мәңге үлми. Аның җырлары, көйлэре яши, буыннан буынга күчә.