«Пушкин картасы»
2021 елның 1 сентябреннән Россия территориясендә яшьләр өчен «Пушкин картасы»мәдәни программасы эшли башлады
Яшьләр арасында мәдәниятне алга этәрү һәм популярлаштыру максатыннан, бу уникаль программа турында 11 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде.
Махсус пластик яки электрон картада торучы 3000 сумлык программа кысаларында бөтен ил буенча уза торган мәдәни чараларда булырга мөмкин.
Бүгенге көндә Татарстанда бу проектта 68 мәдәни үзәк катнаша: 16 театр, 21 музей һәм галерея, 11 Мәдәният сарае һәм клуб, 6 концерт мәйданчыгы, цирк һәм 13 мәдәни учреждение кушылган.