Городская библиотека - филиал № 1

“Данлы халыкның талантлы улы”

Мәгълүмат сәгате ТР нның халык шагыйре, язучы, драматург, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70-еллыгы һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан үткәрелде.

Дәрес түбәндәге тәртиптә барды:

“Туган тел кирәк тормышта: һәр җирдә, һәр эштә” дигән темага әңгәмә.

-Укучылар, телебез, милләтебез югалмасын өчен без нәрсә эшләргә тиешбез?

2. Татар телен саклап калу һәм дөньякүләм белдертү өчен күп көчен куючы күренекле якташыбыз Разил Вәлиев турында әңгәмә-презентация.

3. Разил Вәлиевнең “Кояшлы җыр” (2007) китабыннан “Туган телдә дәшсәм генә”, “Соңгы кыңгырау” шигырьләрен 1әм “Яшисе килә” (1982) повестеннән өзек уку.

4. Разил Вәлиев “Яшәү мәгънәсе” (“Туган як”, 2017, №6) өзек уку.

Барлыгы 26 укучы катнашты