Городская библиотека - филиал № 1

"Өстәлебездә татар ашлары"

Клубның бу утырышы Бөтендөнья татар ашлары көне һәм Татарстанның данлыклы пешекчесе Юныс Әхмәтҗәновның 90-еллыгына багышлаган иде.  Анда бу шәхеснең тормышы һәм эшчәнлеге, татар милли ризыкларына багышланган 17 китабы турында презентация-әңгәмә үткәрелде. Кунаклар иң охшаган рецептларны язып алдылар. Барлыгы 18 кеше катнашты.