Городская библиотека - филиал № 1

«Тукай - сүнмәс йолдыз»

Тукай иҗаты,аның шигырьләре купме  еллар үтсә  дә югалмый,онытылмый чөнки ул безнең газиз телебез,туган телебез белән үрелеп үсә,буыннардан буыннарга бирелә.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135ел  тулу  уңаеннан  шәхәребезнең Муса  Җәлил иисемендәге 1 нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен “ Тукай - сүнмәс  йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Чарада  шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китаплар күргәзмәсе  оештырылды.Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде.

Татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын күмәк җырлап кичәне тәмамладык.

 Шундый милли тәрбияле балалар булганда, милләтебез яшиячәк!