«Иманлы иҗатчы» Галимҗан Гыйльмановка - 60 яшь.
Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановың 60 ел тууына «Иманлы иҗатчы» исемле электрон күрсәтмә күрсәтелде . Мәгълүмат сәгате Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянен 8 а сыйныф укучылары белән үткәрелде.Барлыгы 22 кеше иде.Электрон күрсәтмәдә Галимҗан Гыйльмановың тормыш юлы,иҗаты күрсәтелде. Галимҗан Гыйльмановың шигырьләре дога кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитә, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен кузгата, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирә. Юкка гына аның шигырьләренә күп кенә җырлар язылмаган бит. Мәгълумат сәгатендә укучылар Галимҗан Гыйльманов сүзләренә язылган җырларны да тыңладылар.Укучылар китаплары белән бик кызыксындылар.Бер ничә укучы аның китапларын укырга алдылар.