«Тукай йолдызлыгы» И.Гази,Б.Урманче
4.01.17 Гыйнварьда аенда «Тукай йолдызлыгы. Юбиляры Лауреаты Государственной премии им.Г.Тукая» дип аталган күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе шагыйрь Зөлфәтнең 70 ел туына багышланды.“Ихлас шигырь белән икебез”.Зөлфәтнең шигырьләрен укыган саен берсеннән-берсе саллырак булган, шагыйрьнең тормышына, иҗатына югары бәя бирерлек чын шигырьләр күңелнең әллә кайсы кылларын чиртеп, сискәндерә, тирән уйга сала.Укучыларыбызныда бик кызыксындырды күргәзмэ.Аның шигырьләрен өйгә алып укыдылар.Күргәзмә язучы, драматург, юморист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче,язучылар оешмасы рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмирнең 110 ел. багышланган «Саф куңелләр җырчысы»
Күргәзмә укучыларыбызны Мирсәй Әмир иҗаты, тормышы белән яккынрак таныштырды. Китаплары бик кызыксыну уяты.Һәтта килеп узләренең фикерләре белән дә бүлештеләр.
Февраль аенда 4.02.17 күргәзмә Cовет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газинең (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 110 ел. “Намуслы һәм гадел әдип”
Бөтен тормышы, бөтен иҗаты белән матурлыкның бер үрнәге булып торучы рәссам Бакый Урманчены 120 ел “Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы”.
Б .Урманче нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул – татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.
Күргәзмәләр белән барлык укучыларны таныштырдым.Укучыларыбыз бик кызыксынып тыңладылар.Укучыбыз Конюхов Николай ойгә Б.Урманче турында китаплар алды .Б .Урманче нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул – татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән чагында ук классик дип танылган рәссам.