Городская библиотека - филиал № 1

Федор Михайлович улы Достоевский

Нижнекамск шәһәренең 16 нчы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларына бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевскийның тормыш тарихыннан интерактив презентация күрсәтелде. Шулай ук авторның эчтәлегенә кыскача күзәтү ясалган китаплар тәкъдим ителде.