Городская библиотека - филиал № 1

«Инсафлының теле инсаф»

«Аның шигърияттә үз юлы, үз иманы, үз кыйбласы бар. Тормышны олылый, туган ягын сагынып яши, торган җирен ярата. Рифкать исә изге күңелле, олы җанлы зат» дип яза шагыйрь Рифкать Имаев  турында филология фәннәре кандидаты, Факил Сафин.

Бүген китапханәбездә Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы, шагыйрь Рифкать Имаев  белән «Инсафлының теле инсаф» дип аталган әдәби  кичә үткәрелде.

 Әдәби кичәдә шәһәребезнең 16 нче мәктәпнең укучылары катнашты.Әңгәмәбез күңелле һәм файдалы узды.

Китапханәбезгә  Рифкат абый  өч китабын бүләк итте.

  Кичә «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды.

 

Катнашучылар саны:17 кеше