Эчәр суыбыз, сулар һавабыз
Китап күргәзмәсе 2017 елда Рәсәйдә үтәчәк экология елына багышланган.
Күргәзмәнең бүлекләре:
1.” Табигатьне саклау – һәркем эше”
2. «Тыюлык – кагылгысыз табигать»
3. “Гүзәллеген җырлыйм кырларның...”
Күргәзмә кулланучыларны бай эчтәлеге һәм матур бизәлеше белән җәлеп итә. Ул Шәнгәлче авылының табигатен күрсәткән фотосурәтләр белән тулыландырылган.
Китап укучылар табигатьне саклау турында мәгълүмат белән кызыксыналар. Аларга күргәзмә янында әңгәмәләр үткәрелеп тора. Аларда 19 кеше катнашты, 5 китапны укырга алдылар.