Без киләчәктән
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясе кысаларында Сугыш турында кинофильмнар күрсәтүне дәвам итәбез. Катнашучылар игътибарына гаҗәеп, мавыктыргыч һәм бераз фантастик фильм тәкъдим ителде. Яшь һәм кыю егетләр үткәннәргә эләгә. Сугыш! Аларга Бөек Ватан сугышы солдатлары булырга туры килә.
Фильм караганнан соң берәү дә таралышырга теләмәде. Кинофильм турында фикер алыштык. Төп геройлар турында сөйләштеләр, салмак кына сугыш турында укыган китаплар турында фикер алышуга күчтеләр.