"Алар Ватан өчен көрәштеләр"
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елында «Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясе кысаларында безнең китапханә кинозалында шул куркыныч еллар турында сөйләүче кинофильмнар күрсәтелә. Ул куркыныч һәм авыр елларда ниләр булганын китаплардан, вакытлы басмалардан, архив документларыннан гына түгел, ә документаль һәм нәфис фильмнардан да белергә була.
«Үзләренә шатлык бүләк ит " клубы әгъзалары өчен беренчеләрдән булып «Алар Ватан өчен көрәштеләр»дигән фильм күрсәтелде. Фильм-эпопея, анда Бөек Ватан сугышы солдатлары образларын ачуга төп басым ясала. С.Бондарчукның идеаль, оста башкарылган режиссурасы хәрби тематикага фильмнар кую үрнәге булып тора ала.
Бик эмоциональ, бер үк вакытта ата-бабаларыбыз өчен горурлык белән карау узды. Чөнки клубның күп кенә катнашучылары сугыш чоры балалары. Катнашучылар саны-14 кеше.