“Яшьлекне саклау серләре”
Өлкәннәр көненә багышлап китапханәдә “Яшь булу серләре” дигән күргәзмә-реклама төзелгән иде. Анда түбәндәге бүлекләр бар иде:
“Сез ял итә беләсезме?”
“Дөрес туклану серләре”
“Һәр көн – физик күнегүләр”
Күргәзмәгә куелган әсбаплар өлкәннәргә үз тормышларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә булышу өчен ярдәмлек иде. Өйдә уку өчен күргәзмәдән 7 китап, 4 вакытлы матбугат әсбабы алынды.