Городская библиотека - филиал № 1

“Яшьлекне саклау серләре”

Өлкәннәр көнен “Подари себе радость” клубы әгъзалары “Яшьлекне саклау серләре” дигән тематик кичә белән билгеләп үттеләр. Кичәнең һәм шул ук исемдәге китап күргәзмәсенең һәр этабы яшьлекне ничек озаграк саклау серләрен ача барды. Болар: яраткан эш белән шөгелләнү, сәламәт булу, дөрес туклану, физик күнегүләр белән даими шөгелләнү. Шулай ук кичәдә күңелле “Әкияти сораулар” һәм “Киноны иң яхшы белүче” конкурслары оештырылды. Барлыгы 13 кеше катнашты.