«Кичке моңнар»
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында әдәби календарьның тематик киштәләр циклы китапханәдә татар язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышында катнашкан язучының тормышы һәм иҗаты турында материал тәкъдим ителде.
Ш.Маннурның әдәби мирасы – зур һәм күпкырлы. Аның тормышында ук кырыкка якын китабы басыла. Ул әдәби тәнкыйть, тәрҗемә, очерк һәм публицистика жанрларында уңышлы эшли.
Китапханәдән файдаланучылар өчен тематик киштәгә күзәтү үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының шигырьләрен һәм фрагментларын укыдылар, Муса Җәлил турында «Муса» дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән роман турында әңгәмә кордылар. М. Җәлилнең шигырьләре биредә дә яңгырады.
Өй уку өчен 4 китап алынды.