"Искә ал!"
1920 елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет имзалана. Бу вакыйга алдыннан В.и. Ленин җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан зур һәм җентекле эш алып барылды. Китапханәдә ТАССРның 100 еллык юбилеена «үткәнне искә алыйк»дип исемләнгән ретро-документаль фильмнар күрсәтелде.
Барысы да, тын тынып, «бу ничек башланды...»дигән документаль фильмны кызыксынып карадылар. Фильмда яңа республиканың барлыкка килүенең тарихи фактлары чагылдырыла: ТАССР территориаль чикләрен билгеләү, алар шуннан бирле үзгәрмәгән; беренче Халык Комиссариатлары, яшь республика җитәкчеләре турында тулы мәгълүмат бирелгән.
Документаль фильмнарны караганнан соң, катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр, шәһәр һәм Түбән Кама нефть һәм химия гигантын ничек төзүләре турында сөйләделәр.
Чара «элек СССРда...»викторинасы белән тәмамланды. Барысы да азарт, яшүсмерләр дәрте белән алып баручының сорауларына җавап бирделәр. 60-80 нче еллар әйберләре һәм предметлары тәкъдим ителгән мәгълүмати өстәлне рәхәтләнеп карадылар.
Очрашу җылы һәм ышанычлы шартларда узды.
Тәкъдим ителгән: 9 китап;
Каралды: 16 китап;