Түбән Кама: кичә, бүген, иртәгә.
Слайд-сәяхәт Түбән Каманың 50-еллыгына багышланган иде. Укучыларга Түбән Каманың күренекле кешеләре, мәдәнияте һәм әдәбияте турында сораулар бирелде. Сораулар презентация рәвешендә төзелгән иде.Укучылар сорауларга теләп җавап әзләделәр һәм яшәгән шәһәрләрен әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Соңыннан китапханә буенча һәм ТРның Халык рәссамы, Түбән Каманың Почетлы гражданы Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмә залына экскурсия оештырылды. Укучылар китапханәдәге күргәзмәләр белән таныштылар. Барлыгы 14 укучы китапханәгә язылды.