«Рухи хәзинәләр гасыры»
Ноябрь аенда китапханәдә яңа кайткан басмалар белән танышу көне - мәгълүмат көне үткәрелде.
Мәгълүмат көне кысаларында «Туган якны өйрәнү әдәбияты яңалыклары " дип исемләнгән өстәл-карау эшләде. Китап укучылар игътибарына ТАССРның 100 еллыгы алдыннан нәшер ителгән сәнгать һәм фәнни-танып белү әдәбиятының яңалыклары тәкъдим ителде.
Көн дәвамында китапханә хезмәткәрләре Китап укучылар өчен яңа китаплар буенча күзәтү һәм әңгәмәләр үткәрде.
Мәгълүмат көне китапханәгә килүчеләргә бик күп тәэсирләр бүләк итте,буш вакытларын файдалы үткәрү, аралашу, фикер алышу мөмкинлеге бирде, чөнки мавыктыргыч китапны уку – кәефне күтәрә торган, уйландырырлык, яңа белемнәр белән баетучы үзенчәлекле процесс.
Чарада 29 кеше катнашты.