Городская библиотека - филиал № 1

«Иман ул – яшәү моңы»

18 август көнне шагыйрь һәм публицист, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Газинур Моратка 60 яшь тулды, шул уңайдан китапханәнең уку залында «Иман ул – яшәү моңы»дип исемләнгән киштә оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре урын алды. Газинур Морат - узган гасырның 80нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, моңсулык, романтизм агыла.

Күргәзмә янында көн дәвамында әңгәмә һәм күзәтү үткәрелде, алар вакытында кунакларның тере һәм дулкынландыргыч башкаруында шигырьләр яңгырады, шагыйрьнең тормыш һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән хикәя ясалды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Чарада 17 кеше катнашты.