«Иҗат чынлыгын раслау»
Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә туган. Быел аңа 70 яшь тула.
З. Мансуровның юбилеена китапханәдә «Иҗат чынлыгын раслау» дип исемләнгән тематик полка куелды.
Мансуров Зиннур Мөҗип улы 1949 елда туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. "Социалистик Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, Татарстан Гостелерадио сәнгать әйберләре буенча баш мөхәррир, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшли. 1995 елда «Мәдәни җомга» атналык әдәби-сәнгать газетасы оештырыла һәм 2015 елга кадәр әлеге басманың баш мөхәррире була. 2009 елда «Җидәхәтле йөрәк җылырак», «Күңелдә фидаи яшәсә» китаплары өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Күргәзмә янында әңгәмәләр үткәрелде. Чара барышында килүчеләр Зиннур Мансуровның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Укучылар З. Мансуров иҗатына зур кызыксыну белдерделәр, әлеге чарада бик игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар. Өйдә уку өчен өч китап алынды.
Чарада 9 кеше катнашты.