Городская библиотека - филиал № 1

«Мәңгелек белән тоташу»

Татарстан Республикасының халык рәссамы Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновның 80 еллыгына китапханәдә тематик киштә оештырылды «Мәңгелек белән тоташу»

  Әхсән Фәтхетдинов иҗаты – тирән, күпкырлы. Ул рәсем һәм скульптура синтезына омтыла, һәм бу аның үзенә бер яңалык булып чыга. Үз әсәрләренең төп эчтәлеген ул борынгы төрки-татар фольклорыннан алды, аны яңа караш белән баетты.  Әгәр борынгы ышануларда кешеләргә кайгы, авырту, җәфа китерә торган (албасты, убыр) рухлар бар икән, рәссам рухында бары тик яхшы хисләр генә күренә һәм алар бары тик яхшылык кылырга һәм кешеләргә өмет бирергә генә тиеш.

    А. С. Фәтхетдинов «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсе, балалар бакчалары, мәктәпләр, предприятие, учреждениеләр кичәләрендә чыгыш ясап, балаларга, яшүсмерләргә, өлкәннәргә эстетик тәрбия бирү буенча зур эш алып барды. Ул шәһәр музеенда үткәрелә торган күргәзмәләрдә һәм чараларда даими катнаша. 1998 елда Фатхутдинов А. С. иҗаты турында Санкт-Петербург шәһәре телевидениесе тарафыннан документаль фильм төшерелә һәм күрсәтелә.

Күргәзмә янында үткәрелгән әңгәмәләр рәссам иҗатының үзенчәлекле дөньясын ачып җибәрделәр. Аның эшләренең репродукциясе беркемне дә битараф калдырмады.

Чарада 12 кеше катнашты.