Тукай - балаларга
Татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте ничек булса, балалар әдәбияты өлкәсендә дә шулай зур.5 мартта Акбаш авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга бөек шагыйрьнең кечкенәләр өчен язылган әсәрләре буенча китап күргәзмәсен күрсәтү оештырылды. Балалар Тукай шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Китапханәче матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар белән таныштырды. Сурәтләр буенча төп геройларны таный белүләрен тикшерде. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әниләрне олылау, хөрмәт итү турында әңгәмә корып, «Ана догасы» шигыренең эчтәлегенә тукталдык.