Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Кеше хезмәте белән матур

Мәгълүмат таратучы кеше һәрбер җәмгыятькә дә кирәк. Хәзерге вакытта күп гамәлләрне заманча технологияләр башкарса да, почта хезмәтенә ихтыяҗ бар әле. Яшьләр аны күбрәк посылкалар, вак пакетлар алырга файдаланса, өлкәннәр пенсияне дә шуннан ала, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түли, хәбәрләрне дә гәҗит- журналлар аша кабул итә.
26 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә авылыбызның почта бүлегендә озак еллар хезмәт куйган Зиннурова Гүзәлия апа һәм Вәлиәхмәтова Гүзәл апа белән очрашу узды.
Зур хөрмәткә лаек авылдашларыбыз почтада эшләгән елларның кызыклы вакыйгаларын искә алдылар, төрле елларда кергән үзгәрешләрне барладылар, китапханәчене кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Гөлнар Рәшит кызы кунакларны почта хезмәткәрләре турында язылган әсәрләр белән таныштырды, алар хезмәтен чагылдырган кинофильмнарны, мультфильмнарны атады.
Хезмәт фидакарьлеге елында үзләренә булган  игътибар өчен, кунаклар рәхмәт сүзләре әйттеләр.