Г. Тукай «Милләткә»
Габдулла Тукай - халкыбызның телен, моңын, рухын, миллилеген тирәннән белгән, бик киң чагылдырган шагыйрь. Аның милләт язмышына багышланган шигъри һәм публицистик хезмәтләре шактый. Аларда шагыйрь милләт язмышын яшьләр кулында күрә.
19 февральдә Акбаш авылы китапханәсенә, «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты кысаларында, Г. Тукайның «Милләткә» шигырен өйрәнү өчен китап сөючеләр җыелды. Китапханәче шигырьнең язылу елына игътибар итеп, чорга хас билгеләрне санап үтте. Шигырьне кычкырып укыгач, лирик геройның эчке дөньясы, хис- кичерешләре турында фикер алышу булды. Бөтен гомерен, иҗатын милләтенә багышлап яшәгән шагыйрьнең (лирик геройның) онытыласы килмәвен, халкының аны кайчан да булса үз итәчәгенә ышанычын ачык күрде укучылар. Тукай кебек шагыйре булган милләт зур һәм талантлы, өметле киләчәге булган милләт булыр, дип йомгаклады китапханәче.